news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүгә укырга килгән беренче курс студентларын татар кичәсенә чакыралар

news_top

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы беренче курс студентларын очрашуга чакыра. «Сәлам, Мәскәү! Очрашу татар Мәскәве белән танышудан башланачак», дип яза оештыручылар вәкиллекнең «ВК»дагы сәхифәсендә.

26 сентябрьдә Татар мәдәният үзәгендә Мәскәү югары уку йортларында белем алучы студентлар, татар якташлыклары һәм татар яшьләре вәкилләре җыелачак. Кунакларны яңа танышулар, татар мәдәнияте һәм яңа уку елына үзең белән алып китәсе килгән үзенчәлекле атмосфера көтә, диелә хәбәрдә.

Чара 16:30 сәгатьтә Кече Татар тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә була.

Урыннар саны чикле, алдан теркәлү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар