Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдән кайтканда Иркә самолётка соңга калган

news_top_970_100
Мәскәүдән кайтканда Иркә самолётка соңга калган
"Татар-информ" архивы

Бу турыда җырчы аэропортта аптырап утырганда виртуаль дусларына хәбәр иткән. Дөресрәге, озак аптырап тормаган ул, икенче рейска кадәр, кунакханәгә кайтып, яткан да йоклаган.

«Бер эшем юк, аэропортта утырам. Кичә Мәскәүгә килдем, матур итеп эшләдем, артыгы белән киткән, хәтта. Вакыт онытылган, самолётка соңга калдым, әлбәттә.

Бер тамчы борчылмадым. Кунакханәгә барып, хәлдән тайганчы йокладым. Аннары торып ашадым да, өч сәгать алдан аэропортка килеп утырдым.

Яр Чаллыга очам, туп-туры. Анда бер күркәмкәйнең туган көне, аны котлыйбыз. Миля, борчылма, мин җитешәм», – дип язган Иркә «смайлик»лар ярдәмендә көлә-көлә.

Җырчы сүзендә торган. Ул инде тиешле урынга тиешле вакытка, маҗаралар белән булса да, кайтып ирешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100