Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге сәүдә йортында авария нәтиҗәсендә 4 кеше кайнар суда пешеп үлгән

news_top_970_100
Мәскәүдәге сәүдә йортында авария нәтиҗәсендә 4 кеше кайнар суда пешеп үлгән

Мәскәүнең «Времена года» сәүдә йортында коммуналь авариядә 4 кеше үлгән, 70 кеше пешкән, дип яза «База» телеграм каналы.

Сәүдә үзәге тулы кешеләр булганда «Глобус» салонында торба ярыла. Кайнар пар һәм су кешеләр өстенә ага – кешеләр тере килеш пешеп үләләр. Су идәннәргә агып чыга – чыгарга өлгермәгәннәр эскәмияләргә менеп басалар, әмма су өстән дә тамчылый башлый. Кайберәүләр сәүдә йорты эчендә бикләнеп кала.

4 кеше хастаханәгә эләккән, 20сен табиблар карый. 1 кешегә йөрәк өянәге булган.

Һәлак булучыларның барысы да – «Глобус» салоны хезмәткәрләре. Берсе – 35 яшьлек Жидисхан исемле хатын-кыз, дип хәбәр итәләр.

«База» каналы кибеттә булган бер хатынның сүзләрен китерә: «Мин урын таба алмый йөгереп йөрдем, кешеләрнең аяклары пешкән иде», – дигән ул.

Кайнар су ага башлагач, кибет җитәкчелеге идән җыештыручыларга кайнар суны швабралар белән туктатырга кушкан. Шуны эшләргә тырышканда, аларның аяклары пешкән.

Шундыйрак фаҗига 2018 елда Пермьдәге «Карамель» кунакханәсендә булган иде. Подвалда торбадан кайнар су ага башлый, шунда булган кешеләргә чыгу юлы бикләнә. Ул вакытта 5 кеше, шул исәптән әниле-кызлы гаилә һәлак булган иде. 2020 елда кафеда кайнар су торбасы ярылып, 2 егет үлде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100