Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә «урланган» әби табылган, ул муеннан бурычка баткан

news_top_970_100
Мәскәүдә «урланган» әби табылган, ул муеннан бурычка баткан
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Мәскәүдә Дәүләт тарихи китапханәсенең югалган баш китапханәчесен тапканнар. Ул үзен җинаятьчеләр эзли дип уйлап, 1 атна буе төрле отельләрдә полициядән качып яткан. Бу хакта «База» телеграм-каналы яза.

Мошенниклар 65 яшьлек Маргарита Стручеваны октябрь башыннан бирле алдап йөргән. Шушы вакыт эчендә ханым төрле банклардан (аларның берсе – «Тинькофф», фатирны залогка салып та кредит алган) 9 миллион сумга кредит алып, мошенникларга күчерергә өлгергән. Тик ул үз акчаларыннан тыш, тагын берничә пенсионерга да «куркыныч янамый торган счетка» 15 миллион күчерергә булышкан.

Мошенниклар Маргаритага беренче мәртәбә 2 октябрьдә шалтырата. Аның счетыннан акча алырга тырышулары турында әйтәләр һәм «Сбербанк» счетыннан тиз арада бөтен акчаны алырга кушалар. Һәм ханым шулай эшли дә. Шуннан соң, аны бөтен акчасын «куркынычсыз счетка» күчерергә, шулай ук башка банклардан кредит алырга күндерәләр.

4 октябрьдә аңа «Үзәк Банк хезмәткәре» шалтырата һәм башка пенсионеркага куркыныч янамый торган счетка акча күчерергә булышуны сорый. Озакламый Маргаританың өенә бер әби килә, аның үзе белән 1 млн 200 мең сум акчасы була. Һәм алар бергәләп банкоматка бара.

Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Бу юлы икенче пенсионерка аңа инде 12 миллион сум алып килә. Маргарита тагын 2 әбигә 8 октябрь көнне ярдәм итә.

13 октябрьдә Маргаритага күршесе шалтырата һәм аны полиция эзләвен әйтә. Маргарита «Үзәк Банк»тагы ир-атка шалтырата һәм тегесе аңа боларның мошенник булуын әйтә һәм тиз генә кунакханәгә китәргә, телефонын сүндерергә һәм үзенең кайда булуын беркемгә дә әйтмәскә куша. Шулай ук кунакханәләрне дә алмаштырып торырга кирәк була.

Маргарита 1 атна буе шулай эшли дә, тик 20 октябрьдә аны тоталар. Полиция аеруча «зур суммада мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100