news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә теракт оештыручылар дип шикләнелгән кешеләр утырган машинаны туктатканнар

news_top

Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында тамашыларга һөҗүм иткән һәм сәүдә үзәгенә ут төртеп яндырган кешеләр дип шикләнелгән 4 кешенең исеме чыкты. Террорчылар ак «Renault Symbol» машинасына утырып качкан ,дигән мәгълүмат бар иде. Бу машинаны Брянск өлкәсендә туктатканнар, дип яза «Маш» каналы.

Машинаны Украина чигеннән берничә дистә километр ераклыктагы Навлин районында тоткарлаганнар. Эчендә Таҗикстанның дүрт гражданины булган.

Алар:

Насридинов Махмадрасул (37 яшь).
Исмонов Ривожидин (51 яшь).
Сафолзода Шохинджонн (21 яшь).
Назаров Рөстәм (29 яшь).

Машина туктаганнан соң, 2 кеше шунда ук качып китә алган. Икесен тоткарлаганнар, хәзер алардан сорау алалар, дип яза телеграм-канал.

Теракт урынында табылган коралларны тикшерәләр. Алар арасында «Сайга TR3», «Сайга» өчен һәм «АК» өчен 5,45; 7,62 калибрлы патроннар күп. Атылмаган патроннар да калган.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 60тан артык кеше һәлак булган. Корбаннар саны артырга мөмкин. Җинаять урыныннан әйберләр алына, генетик, баллистик, дактилоскопик экспертизалар үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар