Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россиядә мөселман халыклары мәдәниятен чагылдырган күргәзмә ачылды. Бу турыда «Татар китабы йорты» социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Татарстан Милли музее экспозициясендә татар китапчылыгы тарихы күрсәтелгән иде. Экслюзив басмаларның саклану тарихы турында «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйһин сөйләде.
Мәсәлән, 1880-1910 елларга караган дини эчтәлектәге кулъязма һәм басма язмалар җыелмасын геолог, профессор Ибраһим Үтәй гаиләсендә, ә Казан мөселманнары, бигрәк тә кызлар мәдрәсәләрендә киң таралган «Мөхәммәдия» (авт.: Мөхәммәд Чәләби) китабы язучы Адлер Тимергалин гаиләсендә сакланган. Бу ядкәрләр нәкъ динсезлек чорында исән калган, сакланган һәм битләренең таушалуына караганда алар тузан җыеп ятмаган, ә укылган.
Дин белгече Айдар Шәйһин әйтүенчә, бу китаплар Мәскәүдә беренче тапкыр күрсәтелә. Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге күргәзмә 27 августка кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә.