Мәскәүдә Плеханов исемендәге икътисад университетының 1нче курс студенткасын урлаганнар. Аны өенә кайтып барганда 2 ир-ат урлаган.
SHOT телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Краснодардан килгән кыз кичке бүлектә укый. 3 октябрь көнне кичке 11ләр тирәсендә ул Рязань проспектындагы яллап яшәгән фатирына кайтырга чыга. Шул мизгелдә аны 2 ир-ат эләктереп ала, машинага утыртып, билгесез тарафка алып китәләр. Кызның туганнары, борчылып, чаң суга.
Полиция хезмәткәрләре урланган кызны 2 атнадан соң туган шәһәрендә – Краснодардагы фатирында таба. Ачыкланганча, студент кызны үз ире урлаган булган. Ул хатынының башкалага укырга киткәнен ошатмый һәм шуңа күрә аны кире өенә алып кайтып китә. Ир-ат хатынын МГИМО студенты (ул да Краснодардан) белән бергә урлаган.
1нче курс студенткасын тоткынлыктан коткарганнар, ул кабат Мәскәүгә киткән. Кызның ире һәм МГИМО студенты кулга алынган. Аларга карата «Алдан сөйләшеп, бер төркем кеше белән кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу маддә буенча 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.