Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә немец овчаркасы коляскада яткан өч айлык баланы ботарлаган

news_top_970_100

Яңа Мәскәүдә немец овчаркасы коляскада йоклап яткан балага ташланган. Бала авыр хәлдә. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, бу фаҗига Сосенское бистәсендә булган. 33 яшьлек әни кеше коляскада яткан 3 айлык улын ишегалдында этләре янында калдырып тора, үзе берничә минутка өйгә кереп китә. Кире чыккач, этнең баланы коляскадан өстерәп алып, аны кар өстендә ботарлаганын күрә.

Хәзер бала реанимациядә. Аның корсагы, аяклары һәм аркасы яраланган, баш сөяге, баш мие имгәнгән, баш миенә кан сауган. Әлегә табиблар бернинди дә фаразлар бирми. Полиция тикшерү уздыра.

Балага ташланган овчарканы питомникка алып китәчәкләр.

Зыян күргән баланың әнисе сөйләгәнчә, немец овчаркасына 3 яшь. Эт ишегалдында бәйдә булмаган, чөнки моңа кадәр бернинди агрессия дә күрсәткәне булмаган. Әни кеше 3 айлык баласын берничә минутка гына калдырып, өйгә кереп чыга. Кире чыкканда, эт сабыйны кар өстендә ботарлап яткан була.

Бу хәлдән соң, «Сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» маддәләре буенча 2 җинаять эше ачылган.

Зыян күргән бала тулы гаиләдән, малайның 8 һәм 10 яшьлек ике абыйсы һәм 5 яшьлек апасы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100