news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә милли атлар традицияләре үзәгенә Татарстаннан татар токымлы айгыр тапшырганнар

news_top
Мәскәүдә милли атлар традицияләре үзәгенә Татарстаннан татар токымлы айгыр тапшырганнар
Фото: https://agro.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Мәскәүдәге Милли атлар традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды. Үзәктә Россиянең мәдәни мирасын һәм ат байлыгын саклау, арттыру һәм күрсәтү максатында спорт, ял итү-күңел ачу, мәгариф һәм тармак чаралары гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теләче муниципаль районының Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторыннан булган Байкал аты «Сабантуй» бәйрәмендә район һәм шәһәр чабышларында катнашкан.

«Ә хәзер татар токымлы айгыр Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВНДХ) ат сараенда торачак һәм Кремль мәктәбенең атлар театрында катнашачак. Биредә милли атларның иң күп токымнары тупланган, һәм татар токымыннан күренекле вәкил аны тулыландырды.

Хәзерге вакытта безнең атка көндәлек күнекмәләр башкарырга, кулга ияләшергә туры киләчәк, үз эшенең чын осталары җитәкчелегендә трюкларга һәм төрле командаларга өйрәнәчәк. Ә аннары Татарстан Республикасы Байкалы, сәхнәдә чыгыш ясап, Кремль мәктәбененең менге ат театры тамашачыларын сөендерә алачак», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар