Мәскәүнең Кировоградский урамында җиңел автомобиль шартлаган. Бу хакта ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итә.
Автомобиль йөртүчесе зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар. Вакыйга урынында юлның ике полосасында хәрәкәт чикләнгән.