Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә Кыш бабай шигырь сөйләргә теләмәгән Илдарны таягы белән кыйнаган

news_top_970_100
Мәскәүдә Кыш бабай шигырь сөйләргә теләмәгән Илдарны таягы белән кыйнаган
Михаил Захаров

1 гыйнвар көнне Мәскәүнең Рождественская урамында Кыш бабай яныннан үтеп барган ир-атны таягы белән кыйнаган. Бу турыда «Baza» телеграм каналы яза.

Зыян күрүче Илдар сүзләренчә, ул өенә кайтып барганда, янына Кыш бабай киеменнән бер ир-ат килгән. Ул исерек булган һәм кулында таягын селкеп торган. Кыш бабай Илдарга шигырь сөйләргә куша. Ул баш тарта, шуның белән Кыш бабайның ачуын чыгара. Кыш бабай ир-атны таягы белән кыйный башлаган. Ул шул дәрәҗәдә каты суккан, хәтта таягы сынган. Ул Илдарның кесәсеннән төшеп киткән телефонын алып җиргә ташлап, аны да вата. 

Табиблар Илдарда баш мие селкенгән булуы ачыкланган, башы һәм кул учларына зыян килгән. Илдар полициягә мөрәҗәгать итә. Алар Кыш бабайны бик тиз эзләп тапкан, әмма ул вакыйгаларны икенче төрле итеп сөйләгән. 

Металлны эретеп ябыштыручы (сварщик) Михаил сүзләренчә, ул дусларыннан Кыш бабай костюмын алган да, үтеп барган кешеләрне Яңа ел белән котлап, тыныч кына урамда йөргән. Илдар аңа бәйләнә башлаган, кыерсыткан, суккан һәм җиргә аударган. Шул вакытта Михаил, үзен саклап калу өчен, таягын куллана башлаган. Соңыннан Михаил өенә кайтып киткән, Илдар аның ишеген шакый башлаган, кыйнаган өчен 50 мең сум акча таләп иткән. 

Нәтиҗәдә Кыш бабайга хулиганлык өчен административ протокол төзегәннәр. Кыш бабай өчен Яңа ел штрафтан башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100