Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә коточкыч давыл һәм яшенле яңгыр: бер кеше һәлак булган: куркыныч кадрлар

news_top_970_100
Мәскәүдә коточкыч давыл һәм яшенле яңгыр: бер кеше һәлак булган: куркыныч кадрлар

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгыр башланды. Давыллы яңгыр булачагы хакында алдан ук кисәткәннәр иде инде. 2 машина өстенә агач ауган, алар каза күргән. Малая Ордынкада бер хатын-кыз өстенә койма ауган.

Көчле җил реклама щитларын каерып ата, урамнарны су баса.

Мәскәү мэры кешеләргә өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш итә.

Ильюшин урамында «Митсубиси» өстенә агач ауган. Автомбиль йөртүче салонда кысылып калган.

Бу кеше кысылган килеш 1 сәгать салонда утыра. Агач машина йөртүче ягына төшкән.

Мәскәү өлкәсенә «Эдгар» өермәсе килер дип көтелә.

«Вкусвилл» янында агач 69 яшьлек пенсионер өстенә төшкән. Ул – давылның сигезенче корбаны. Аның биленә зур зыян килгән. Агач ауган мизгел видеога эләккән.

Дорогимилово янында бер кеше биотуалет эчендә бикләнеп кала. Ул бәдрәфкә кергәч, җил бәдрәфне аудара, һәм ул ишеге белән капланып ава. Ул кеше, бәхеткә, телефоннан МЧСка шалтырата алган, һәм аны коткарганнар.

Дубки паркы янында бер ирнең өстенә агач төшкән. Аны коткарып кала алмаганнар.

Көчле җил агачны һәм фонарьны тамыры белән йолкып ала:

Бу агач исә 7 автомобильгә ауган:

Бу агачның 3 автомобильгә ауганын төшереп алганнар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100