
Бу көннәрдә Мәскәү көрәш буенча дөнья кубогын уздыру мәйданчыгы булып тора. 3 июльдән 6 июльгә кадәр узучы турнирда 17 илдән 100дән артык спортчы катнаша – тамашачыларны киеренке спорт көрәше һәм бай бәйрәм атмосферасы көтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Турнирның сайлап алу этаплары Мәскәү спорт комитетының «МССУОР № 1» базасында уза, ә финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак «Сабантуй-2024» гомумшәһәр бәйрәмендә булачак. Ярышларга 250 меңнән артык кунак килер, дип көтелә.
Дөнья кубогы финалистлары 60 килограммнан 130 килограммга кадәр авырлык үлчәмнәрендә 11 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Катнашучылар арасында – дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр, Бөтендөнья күчмә уеннары призерлары, шулай ук көрәшнең башка төрләреннән титуллы спортчылар.
Исегезгә төшерәбез: билбау көрәше – күп гасырлык тарихы булган көрәш стиле, һәм ул рәсми спорт төре дип танылды. Аның асылы – рөхсәт ителгән алымнарны кулланып, көндәшне аркасы белән келәмгә яткырудан гыйбарәт, диелә хәбәрдә.