Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә көчле давыл: унлаган кеше каза күргән, бер кеше үлгән

news_top_970_100
Мәскәүдә көчле давыл: унлаган кеше каза күргән, бер кеше үлгән

Кичә Мәскәүдә бик көчле давыл булып узды.

Шунысы гаҗәп – гадәттә МЧС кисәтү тарата. Көчле давыл булачак дигән кисәтү булмау сәбәпле, күпләр яңгырга әзер дә булмаган. Көндез 30 градус җылы булу сәбәпле, көчле яңгыр булыр дип тә уйламаганнар. Мәскәүгә «дельфин» дип аталган болыт «һөҗүм иткән», дип язалар, шартлы рәвештә болытны шулай атаганнар – ул озынча формада булган. .

Бер сәгать эчендә айлык норманың өчтән бер өлешен тәшкил иткән яңгыр яуган. Кайбер урамнар елгага әйләнгән,

Агачлар сынып, «Автозаводская» станциясендә поездлар туктатылглан. Аннары, су басу сәбәпле, «Павелецикая» станциясе дә тукталган. «Пролетарская»да вестюбильгә су кергән. «Китай-город» Венециягә әйләнгән, кешеләр тездән суда йөргән.Мәскәү аэропортында рейслар туктатылган.

Кызганыч, давылның корбаннары да бар. Барлыгы унлап кеше каза күргән, дип хәбәр итәләр. «Газета.Ру» хәбәр итүенчә, Авангард урамында агач күп катлы йортның балконына төшкән, авырлы хатын пыялага киселгән. Балашихада агач төшеп, малай белән әтисе хастаханәгә эләккән. 

Подольская урамында 59 яшьлек ирнең башына агач төшкән, ул хастаханәдә. Подольская урамында 73 яшьлек пенсионерның башы тишелгән. Аңын югалткан хәлдә аны хастаханәгә алып киткәнннәр. «Эрмитаж» бакчасы янындагы кафеда 4 яшьлек бала өстенә дә агач төшкән дип яза РЕН ТВ. Ә бакчага керү юлында бер кызның аягына зыян килгән. Аның табаны өзелгән дип яза РЕН ТВ. Бу хакта әле төгәл мәгълүмат юк.

Украина бульварында агач төшеп, бер кеше үлгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар. Агач төшкән мизгел видеога эләккән. 

20 кешенең автомобиле җимерелгән.

Җил тизлеге секундына 25 метр тәшкил иткән.


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100