Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә җир асты коллекторларында экскурсиядә 5 кеше югалган

news_top_970_100
Мәскәүдә җир асты коллекторларында экскурсиядә 5 кеше югалган
"База" телеграм каналыннан алынды

Мәскәүдә коллекторлар буенча оештырылган экскурсиядән соң 5 кешенең югалуын ачыклаганнар. Искәртеп үтик, кичә Мәскәүдә көчле яңгыр яуды. Коллектордагы кешеләрне су агымы алып киткән булырга мөмкин. Бу турыда «База» телеграм-каналы хәбәр итә.

Югалган кешеләр Неглинка районында җир асты коллекторлары буенча экскурсиядә катнашкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, катнашучылар арасында «Ланит» компаниясенең PR-хезмәте җитәкчесе, 47 яшьлек Дмитрий Маркушкин, аның 15 яшьлек кызы Елизавета, аларның 18 яшьлек туганы Глеб Лагашин һәм аның дусты Виктория Ш. булган. Экскурсияне диггер-гид алып барган. Яңгырдан соң төркем белән элемтә өзелгән, югалучыларның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

3 кешенең мәете табылган. Алар арасында 18 яшьлек Глеб Лагашин һәм 15 яшьлек Виктория Ш. бар.

Якшәмбе көнне Мәскәү үзәгендә коллекторлар буенча экскурсиягә 24 кеше язылган. Ләкин аларның ничәсе чыннан да экскурсиягә барганы әлегә билгеле түгел. Гадәттә, яңгыр вакытында мондый экскурсияләр туктатыла.

Югалганнарны эзләве кыен. Беренчедән, коммуникацияләрнең бер өлеше режимлы объектларга чыга һәм коткаручыларга анда керә алмый. Икенчедән, югалучылар Мәскәү каналы ягына агып китәргә мөмкин. Шулай булса, аларның эзләү районы нык киңәя.

Хәзер коткаручылар коллекторларда рәшәткәләр урнаштырылган урыннарны тикшерергә барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100