news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә йомырка зурлыгында боз яуган, бабасы һәм аның белән бергә баручы оныгы үлгән

news_top
Мәскәүдә йомырка зурлыгында боз яуган, бабасы һәм аның белән бергә баручы оныгы үлгән

Мәскәү янындагы Щелково паркында давыл вакытында 64 яшьлек ир-ат һәм аның 9 яшьлек оныгы өстенә агач ауган. Алар икесе дә һәлак булган.

Вакыйга урынында булучылар әйтүенчә, көчле җил бик тиз күтәрелгән. Кешеләр яңгырдан яшеренә һәм тарала башлаган, шул вакытта юан агач ир-ат һәм малай өстенә ауган. Урынга «ашыгыч ярдәм» чакырганнар, ләкин алар ярдәм итә алмаган.

Бүген Мәскәүдә, һава торышы начар булу сәбәпле, 2 кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителде. Вишняки һәм Төньяк Медведководагы 2 кызның аякларына агач төшкән. Аларны хастаханәгә салганнар. Вавилов урамында агач машинага ауган, чыбыкларны өзгән. Мәскәү тирәсендә йомырка зурлыгында боз да яуган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар