Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Полиция чакырттык» – Ильмира Нәгыймова Мәскәүдә күңелсез хәлгә юлыккан

news_top_970_100
«Полиция чакырттык» – Ильмира Нәгыймова Мәскәүдә күңелсез хәлгә юлыккан
социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймованың төркеме бик тә күңелсез хәлгә юлыккан – җырчының биюче кызларын талаганнар.

Бу хәл Ильмираның Мәскәүдәге концерты алдыннан була. Ниндидер билгесез кеше, репетиция вакытында  гримеркага кереп, кызларны «чистартып» чыккан.

«Күз алдына китерәсезме, дуслар, безне таладылар. Репетициядән соң гримеркага керсәк, әйберләребез үз урынында түгел. Биюче кызларыбызның кесәләрен һәм сумкаларын актарганнар. 2 телефон һәм 3 AirPods юк. Бу залга катгый рәвештә паспорт буенча гына үткәрәләр. Монда бөтен җирдә камералар бар, ләкин, ни сәер, алар эшләми икән. Хәзер бирегә ниндидер Марина Карпова дигән кеше кергәнлеген ачыкладык.

Ярты сәгатьтән минем концерт башланырга тиеш. Полиция чакырттык. Бармак эзләрен алалар.

Беркайчан гримеркаларны бикләп йөрми идек. 15 ел эшләү дәверендә гримерканы ябып залга чыкканымны хәтерләмим. Менә шулай, Мәскәүгә килеп, «чистартып» чыгып киттеләр», – дип сөйләгән җырчы. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 март 2023
    Исемсез
    шул кирэк шырды-бирде жыр жырлап йормэсеннэр сугыш барганда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100