Телеграм каналларда Мәскәүдә ике хатын-кызның талашуы төшерелгән видео таралды. Ике офтальмологның кычкырышуларын, яшереп кенә, коллегалары төшереп торган. "База" телеграм-каналы язуынча, хатын-кызларны бер бүлмәдә эшләргә утырткан булганнар, һәм алар анда урын бүлешә алмаган. Һәр вак кына сәбәп аркасында да кызып киткәннәр: кемгәдер шкафта урын җитмәү ошамаган, кемнеңдер мебельнең урыныннан күчүе ачуын чыгарган.
Табибларның исемен дә язалар: Елена О. белән Эльвира С. арасында низаг чыккан. Алар Илкүләм фтизиопульмонология һәм йогышлы авыруларны тикшеренү үзәгендә эшли.
28 көнне чыккан низаг сугышу белән тәмамлана. Аның берсе икенчесенең чәченә ябыша, битенә сумкасы белән суга, аннары ачкычын икенчесенең кулына китереп кадый. Кыйналган табибәне хастаханәгә җибәргәннәр.