news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә һава тревогасы сигналы булган – сәбәбе нидә?

news_top
Мәскәүдә һава тревогасы сигналы булган – сәбәбе нидә?
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә һава тревогасы булган. Моның сәбәбе – хакерлар һөҗүме. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Мәскәүдә радиостанцияләр һәм телеканаллар серверына һөҗүм аркасында, эфирда һава тревогасы игълан итү турында мәгълүмат яңгыраган», – диелә министрлык идарәсе хәбәрендә.

Бүген шулай ук Свердловск һәм Тула өлкәләрендә дә һава тревогасы турында игълан булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, бу да – ялган хәбәр. Бу да радиостанцияләр һәм телеканаллар серверына һөҗүм аркасында булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар