Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Калтырый башладым, йөрәгем дөп-дөп типте»: билгесез ир-ат Гөлназ Сәфәрованы эзәрлекләгән

news_top_970_100
«Калтырый башладым, йөрәгем дөп-дөп типте»: билгесез ир-ат Гөлназ Сәфәрованы эзәрлекләгән
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сәфәрова Мәскәүдә үзе белән булган куркыныч хәл турында социаль челтәрдә язган.

«Мәскәүнең үзәгендә диярлек, Арбат урамыннан ерак түгел урында эшләдек. Сәгать көндезге ике иде. Ресторанга ашарга кердем, официанттан чәчәк кибете кайда булуын сорадым. Рестораннан чыктым да, ашыкмыйча гына, кибетне эзләп киттем. Эссе, урам буш, юл эшләре бара…

Кибеткә килеп җиттем, ә ул ябык. Кире ресторан ягына киттем, шул вакыт артымда ниндидер бер ир-ат дәште. Мин борылып карадым, әмма туктамадым. «Бер минутка гына туктагыз әле», – ди әлеге ир-ат.

Эчке тоемлавым «йөгер» диде. Мин адымнарымны тизләттем. Мин юл аша йөгереп чыктым, ә ул – минем артымнан. Һәм «туктагыз» дип таләп итә.

Ул вакытта минем башымда бер генә уй – тизрәк ресторанга барып җитү. Әгәр өлгермәсәм, юлга машиналар каршына йөгереп чыгарга уйладым. Барысы да төштә кебек. Минем сумкамны тартып алырга телиме соң, ир-ат туктап калсын өчен атып бәримме икән, дип тә уйладым. Аның артымнан җитүен сизәм һәм мин йөгерә башладым, ә ул минем арттан йөгерергә тотынды.

Ходайның рәхмәте! Алдымда – ресторан, мин очып диярлек кердем. Ул миннән бер метр ераклыкта гына иде. Минем арттан кермәде. Ресторанда мин сакчыга «коткарыгыз» дип мөрәҗәгать иттем. Калтырый башладым, йөрәгем дөп-дөп типте. Мине тынычландырдылар, чара урынына озатып куйдылар. Бер сәгать үземә килә алмадым. Бу – төнлә түгел, ә көндез… Аңа 30 яшь тирәсе иде», – дип язган Гөлназ.

«Бәлки, ул сезне таныгандыр һәм фотога гына төшәргә теләгәндер», «Гөлназ, сез курыккансыз гына», «Ул берәр нәрсә әйтмәкче генә булгандыр», – дип ышандырырга тырышкан комментарий язучылар.

«Дуслар, юк инде!. Кеше тиз адымнар белән артымнан килә һәм «тукта!» дип таләп итә. Бу нормаль күренешме?» – дип җавап биргән әле дә куркудан арынмаган Гөлназ.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100