Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә «Европа» мәйданының атамасын үзгәрттеләр

news_top_970_100

Мәскәүдә Киев вокзалы янындагы «Европа» мәйданын «Евразия» мәйданы дип үзгәрттеләр. Бу карарны башкала мэры Сергей Собянин имзалаган, дип яза LIFE сайты.

«Мәскәү шәһәренең Көнбатыш административ округының Дорогомилово районында Киев вокзалы янында Бережков яр буе буйлап урнашкан «Европа» мәйданын «Евразия» мәйданы дип үзгәртергә», – диелә мэрия сайтында бастырылган документта.

«Европа» мәйданы 2002 елда, Россия һәм Бельгиянең уртак проекты кысаларында ачыла. Анда Зевсның Европаны урлавы турындагы мифик сюжетка нигезләнгән сынлы композиция урнаштырылган. Композиция авторы – Бельгия сынчысы Оливье Стребель, ә скульптураны Мәскәүгә Брюссель бүләк итә. Мәйдан янәшәсендә башкаладагы иң билгеле сәүдә үзәкләренең берсе булган «Европейский» урнашкан.

Моңа кадәр Киевның танылган «Украина» кунакханәсен сатуга куйганы билгеле булган иде. Бина 1961 елда Киевны сугыштан соң реконструкцияләү барышына торгызылган. Ул вакытта кунакханә «Мәскәү» дип аталган була, тик 2001 елда аны «Украина» дип үзгәртәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100