news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә дрон һөҗүменнән фатирында йоклап яткан хатын-кыз үлгән

news_top

Бүген Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү янындагы шәһәрләргә күпләп дроннар хөҗүм итте. Барлыгы 144 дрон бәреп төшерелгән. Дрон шартлаудан Раменскийда яшәүче 46 яшьлек Зинаида Әхмәтовна У. һәлак булган. «SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, хатын-кыз 10нчы каттагы 42 квадрат мәйданлы 1 бүлмәле фатирында йоклап ятканда үлгән.

Зинаида ханым башкала шәхси сак предприятиесендә шоу-бизнес йолдызларын һәм зур концертларны саклау хезмәткәре булып эшләгән.

Мәскәү янына ул берничә ел элек күчеп килгән – моңа кадәр хатын-кыз Волгоград өлкәсендә яшәгән.

Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында Зинаиданың башына сынган кисәк төшкән. Хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Аның белән бергә студиядә иптәш хатыны да булган, ул җимерелгән бүлмәдән 20 минут узгач кына чыга алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар