Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә булган күңелсез хәл Ришат Төхвәтуллинны нишләргә мәҗбүр иткән?

news_top_970_100
Мәскәүдә булган күңелсез хәл Ришат Төхвәтуллинны нишләргә мәҗбүр иткән?
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Ришат Төхвәтуллин блогер Равил Закировка үзе белән Мәскәүдә булган күңелсез хәл турында сөйләгән. Аңа гримерка ачудан баш тартканнар. Шуңа ул хәзер гастрольләргә үзенең күчмә гримеркасы белән йөри.

«Күчмә гримерка – менә бу дәрәҗәдә», – дип шакката блогер Равил Закиров.

«Бер елны, сәхнәгә яңа чыккан вакытларда, «Ришат, бу гримерканы сиңа гына ачабыз. Бер артистка да ачкан юк, Салават абыеңа һәм сиңа гына ачабыз», – диделәр. 1-2 ел узгач, шул гримерканы миңа ачмыйлар. Сәбәбен табалар инде, ачасылары килмәгәндер. Минем күңелемә тиде. Мин үземә гримерка ясадым. Минем анда бөтен кирәкле әйбер – коврик, фен, көзге бар, киемнәр матур итеп эленеп тора, берни бөкләнми. Җайлы инде. Шуннан бирле минем гримерка сәхнә артында, киемнәремне алыштырам да, чыгам да җырлыйм», – дип көлеп сөйләде җырчы.

Видео Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100