Мәскәүдә бик көчле яңгыр яуган. Берничә сәгать эчендә 1 айлык норма явым-төшем яуган. Бу яңгырны «мегаливень», «царь-ливень» дип атыйлар.
Урамнарны су баскан. Социаль челтәрләрдә баткан автомобильләр видеолары тарала.
Видеолардан күренгәнчә, җир асты юлларын да су баскан.
Ә иң шөбһәләндергеч видео Мәскәүнең 800 еллыгы урамындагы фатирда төшерелгән. Фатирдагы розеткалардан һәм түшәмнән су ага.