Бүген Мәскәүдә беренче кар яуган. Бу турыда РИА Новости яза.
Хәзер башкалада һава температурасы +4 градус, диелә хәбәрдә.
«Российская газета» белешмәсе буенча, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсе районнарында быелгы сезонның беренче кары яву турында «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
«Наро-Фоминск һәм Яңа Мәскәүдәге Внуково метеостанцияләре бүген сезонның беренче кар явуын теркәде», — дип язган ул.
Кар шулай ук Смоленск, Калуга һәм Ярославль өлкәләрендә дә күзәтелгән.
Михаил Леус сүзләренә караганда, көн дәвамында Мәскәү төбәгендә яңгыр катнаш кар рәвешендә явым-төшемнәр дәвам итәчәк. Яңа тәүлеклек рекордлар булу ихтималы да бар. Һава температурасы +3тән +7 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.