Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер ир-атка 15 тапкыр пычак кадап, 11 каттан ыргытканнар

news_top_970_100

Мәскәүнең Сталеваров урамында күпкатлы йорт янында 36 яшьлек ир-атның мәете табыла. Аңа 15 мәртәбә пычак кадаганнар. Үтерүдә шикләнелгән 43 яшьлек ир-ат корбанын 11 каттан ыргыткан, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Билгеле булганча, бу ир-атлар икесе дә автомобиль компаниясендә эшләгән. Шикләнелүче – ИТ-директор урынбасары, ә үтерелгән ир-ат техник консультант булган.

Хезмәттәшләре сөйләгәнчә, 24 июльдә техник консультант азык-төлек, соклар һәм су сатып алган. Аның 10 июльдә туган көне булган һәм эштә шуны уздырырга теләгән. Кичке 5ләр тирәсендә ул хатыны белән сөйләшкән. Хатыны сүзләренчә, ул вакытта ире белән бар да яхшы булган. Кичке 6лар тирәсендә ул ИТ-директор урынбасары белән бергә аның Сталеваров урамындагы фатирына китә.

Ир-атлар якынча 2 сәгать утыра, шуннан соң, кичке 9лар тирәсендә фаҗига була, хәзерге вакытта аның сәбәпләре ачыклана. «Ашыгыч ярдәм»не 8 катта яшәгән кеше чакыра. Ул пыяла ватылган тавышлар ишетеп урамга чыга һәм кан эчендә яткан кешене күрә. Аның сүзләренчә, 6-7 ел элек тә шул ук фатирдан бер яшь егет егылып төшкән булган. Һәлак булган ир-атның беркайда да эшләмәүче хатыны һәм 10 яшьлек кызы калган. Хатыны сүзләренчә, ир бары тик бәйрәмнәрдә генә эчкән. Кулга алынган ир-атка да бары тик яхшы гына харектеристика биргәннәр. Автомобиль компаниясендә эшләгән бер хезмәткәр аны ышанычлы, сөйләшергә һәрчак ачык кеше буларак бәяләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100