Мәскәүдә Дәүләт тарихи китапханәсенең баш китапханәчесе Маргарита Стручева югалган. Билгесез кешеләр аны азат итү өчен туганнарыннан 5 млн сум таләп иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
«ГПИБның баш китапханәчесе, 65 яшьлек Маргарита Стручеваның югалуы турында полициягә хәбәр килде. Эшендә соңгы тапкыр ул 13 октябрьдә булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, шул көннән соң аларга 2 тапкыр ниндидер кешеләр килгән һәм үзләрен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштырган. Шулай да, китапханәче белән элемтәгә чыга алмаганнар», – дип хәбәр итә чыганак.
Аның сүзләренчә, полициягә югалган ханымның сеңлесе мөрәҗәгать иткән. Ул апасы белән 17 октябрьдә сөйләшүен әйткән, ул вакытта Маргарита аннан 5 млн сум акча сораган, тавышы борчулы булган.
«Шалтыратучы, берникадәр вакыттан соң үзенә украин акценты белән сөйләшүче ир-атның билгесез номердан шалтыратып, Стручеваның гомерен саклап калу өчен 5 млн сум таләп итүен дә сөйләде», – дип өстәгән хокук саклау органы хезмәткәре.
Маргарита Стручева яшәү урыны буенча табылмаган, аны эзләү эшләре дәвам итә.