news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә, аэропортта участоклар – Татарстан Рәисен сайлауга әзерлек тәмамланып килә

Бердәм тавыш бирү көненә санаулы көннәр калды. Татарстанда елның төп сәяси вакыйгасына әзерлек төгәлләнгән диярлек, һәм хәтта махсус хәрби операция зонасында өстәмә 5 экстерриториаль участок булдырылган. Республикада тавыш бирү ничек узачак, максималь ачыклык һәм иминлек өчен ниләр эшләнә?

news_top
Мәскәүдә, аэропортта участоклар – Татарстан Рәисен сайлауга әзерлек тәмамланып килә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Барлык кирәкле әйберләр китерелде»

Татарстанда бердәм тавыш бирү көненә әзерлек әле дәвам итә, әмма барлык сайлау участоклары һәм сайлау комиссияләре әгъзалары югары дәрәҗәдә әзер, дип әйтергә була, диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Кирәкле барлык технологик җиһазлар участокларга китерелде, барлык мәгълүмати материаллар, бюллетеньнәр бастырылды», – дип сөйләде ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы әйтүенчә, Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанның барлык сайлау участоклары 7:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республикада өч дәрәҗәдә сайлаулар узачак: Татарстан Рәисен, муниципаль депутатларны һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар.

Кондратьев искәрткәнчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

Муниципаль депутатларны сайлауга килгәндә, Татарстанда 11326 кандидат 7535 мандатка дәгъва итә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

3 миллионга якын сайлаучы

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, Татарстанда сайлаучылар исемлегендә 2,9 миллионнан артык кеше бар, шуларның 40 меңе беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Гомумән алганда, барлык сайлаучыларның 33,5 процентын яшьләр тәшкил итә.

«Мөһим категория, шуңа күрә без яшьләр өчен бик күп чаралар үткәрәбез. Киләчәктә сайлау хокукына булган мөнәсәбәт сайлауларга беренче килүдән башлана», – дип ассызыклады Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясенә 500гә якын шалтырату килгән, аларның күбесе тавыш бирү участогын алыштыру һәм республикадан читтә тавыш бирү мөмкинлегенә кагыла.

Фото: © ТР Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналы

Махсус хәрби операция зонасында 5 экстерриториаль участок

Кондратьев Татарстаннан читтә тавыш бирүгә аерым игътибар бирде. Шулай итеп, Мәскәүдә экстерриториаль участок эшләячәк. Аңа теркәлү өчен «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланырга кирәк. Моны күп функцияле үзәктә, сайлау комиссияләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында 10 сентябрьгә кадәр эшләргә мөмкин. Бүгенге көндә бу сервистан 25 меңнән артык кеше файдаланган инде.

«Мәскәүдәге участоктан тыш без махсус хәрби операция зонасында 5 экстерриториаль участок ачтык», – дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Аның сүзләренчә, Луганск Халык Республикасында һәм Донецк Республикасында икешәр участок ачылган, Херсон өлкәсендә – бер участок.

Татарстанда 2752 сайлау участогы эшләячәк. Медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторы һәм хәтта аэропортта тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итәчәкләр.

Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар