Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә 73 яшьлек игезәк хатыннарның мумиягә әйләнеп беткән мәетләре табылган

news_top_970_100

24 ноябрьдә Мәскәүнең Куусинен урамындагы бер йорт фатирында 73 яшьлек игезәк хатын-кызларның мумиягә әйләнеп беткән мәетләре табылган. Пенсионер ханымнар картлык авыруыннан (Диоген синдромы) интеккән. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Күршеләре сөйләгәнчә, фатирда бертуган апа-сеңел яшәгән. Аларның берсе аралашучан булган һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча күршеләре белән еш аралашкан. Икенчесе исә фатирдан чыкмаган да диярлек һәм кешегә күренеп йөрмәгән. Бу ел башында пенсионер ханымнар берничә мәртәбә астагы күршеләрен су бастырган һәм аларга сантехниклар чакырганнар.

«Мин күбрәк аларның берсе белән генә аралаштым, икенчесен бик сирәк күрдем. Без бу йортка 2017 елда күчендек, һәм шул вакытта ул танышырга керде. Үз-үзен караган, тырнаклары ясалган, чая ханым иде. Соңгы 2 елда бик бетереште, үз-үзен карамый, юынмый башлады, ә төннәрен чүп-чар җыеп йөри башлады. Аны соңгы тапкыр июньдә күрдем. Җәй көне подъездда чебен нык күбәйде һәм күршеләр сасы искә зарлана башлады. Ә коммуналь түләүләр буенча 80 меңлек бурыч турында квитанция күргәч, полиция чакыртырга булдым. Элек алар вакытында түләп бара иде. Ә фатирны ачкач, анда коточкыч, мәхшәр иде. Фатирда кортлар мыжлап тора һәм чүп-чар белән тулган иде», – дип сөйләгән пенсионер ханымнарның күршесе.

Мәетләр табылган фатир кирәкмәгән әйберләр белән шыплап тулган була, бу чүп-чарларны игезәкләрнең берсе тирә-яктан җыеп йөргән. Хатын-кызларның мәетләрен төрле бүлмәләрдә тапканнар. Күршеләре еш күргән хатынның мәете идәндә яткан һәм өстенә юрган ябылган була. Ул беренче үлгән дип фаразлыйлар. Ә урамга сирәк чыга торганы тышкы киемнән ишек төбендә яткан була. Алар икесе дә 6 ай чамасы элек үлгән, дип фаразлана. Үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен, мәетләрне суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100