Мәскәүдә «Комсомольская правда» шеф-редакторы урынбасары Анна Цареваның мәете табылган
Мәскәүдә «Комсомольская правда» газетасының шеф-редакторы урынбасары – 35 яшьлек Анна Цареваның мәете табылган.
«SHOT» язуынча, ул бер атна ОРВИ белән авырган.
Соңгы тапкыр ул әти-әнисе белән 10 декабрьдә сөйләшкән. Авырганын әйткән һәм температурасы югары булуына зарланган. Анна сөйләшми башлагач, якыннары борчыла башлый. Ул арендалап яшәгән фатирга киләләр, караватта яткан мәетен табалар.
Хатын-кыз йөрәге тотып үлгәндер, дип фаразлана.