Мәскәү үзәгендәге фатирда чыккан янгында 2 кечкенә бала һәлак булган. Аларны ата-аналары өйләрендә үзләрен генә калдырып, эш буенча киткән була.
«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, янгын йортның 10нчы катында чыккан. 4 яшьлек малай белән 8 яшьлек кызны янган фатирдан коткаручылар чыгарган, әмма соңрак ике бала да газ белән агуланудан үлгән, табиблар аларның гомерен саклап кала алмый.
Бинадан шулай ук 30лап кеше эвакуацияләнгән, үлгән балаларның әнисе белән хәзер психологлар һәм табиблар эшли. Әтиләре авыр хәлдә.
Янгынның төгәл сәбәбе ачыклана, төзек булмаган электрика һәм ут белән саксыз эш итү версияләре карала. Җинаять эше кузгатылган.