Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдәге бер йортта чүпүткәргеч камерада яңа туган кыз бала табылган

news_top_970_100
Мәскәүдәге бер йортта чүпүткәргеч камерада яңа туган кыз бала табылган
pixabay.com

Мәскәүдәге бер йортта чүпүткәргеч камерада яңа туган кыз бала табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Телеграм-каналында хәбәр ителә. 

Бала табылган урында криминалистлар эшли. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, дип яза Лента-Ру сайты. 

112 Телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, чүп савытына ташланган яңа туган баланы урам себерүче тапкан.

Башкала прокуратурасы хәбәр иткәнчә, баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Ведомство бу хәлне контрольдә тота.

Полиция хезмәткәрләре баланың әнисен дә тапкан. Ул шушы ук йортта яшәүче 1979 елгы хатын-кыз булып чыккан. Хәзерге вакытта аны хастаханәгә салганнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, полиция хезмәткәрләре аннан сорау алачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100