Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү табибы: «Өстәлгә тоз савыты куймаска кирәк»

Дөрес туклану инсульттан һәм йөрәк өянәгеннән коткара аламы? Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң зарарлы ризыклар нинди? Телевизор карау нәрсә белән яный? Күптән түгел Казанда узган кардиологлар конгрессында катнашкан Мәскәү табиблары бу һәм башка сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
Мәскәү табибы: «Өстәлгә тоз савыты куймаска кирәк»
Дөрес туклану инсульт һәм йөрәк өянәген профилактикалау процессында төп факторларның берсе
Михаил Захаров / «Татар-информ»

Йөрәк белән бәйле проблемаларны булдырмас өчен 5 киңәш

Дөрес туклану – инсульт һәм йөрәк өянәген профилактикалау процессында төп факторларның берсе, дип ышандыра табиблар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактика медицинасы милли медицина тикшеренү үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары авыруларын реабилитацияләү һәм икенчел профилактикалау бүлеге җитәкчесе, профессор Марина Бубнова йөрәк һәм кан тамырлары белән җитди проблемалар булдырмас өчен 5 гади киңәш бирә. Бу хакта ул «Татар информ» журналисты Эвелина Киселевага сөйләде.

Марина Бубнова сүзләренчә, җәмгыятебезнең тагын бер проблемасы – аз хәрәкәт итү. Физик активлыкны арттырырга кирәк.

Фото: © Эвелина Киселева / «Татар-информ»

Киңәш №1

Тәмәке тартуны ташларга кирәк.

«Бу – бик мөһим киңәш. Аны үтәү авыр, психологик бәйлелек барлыгын аңлыйм. Ләкин озын һәм бәхетле тормыш алып барырга теләсәгез, моны эшләргә кирәк», – ди Марина Бубнова.

Киңәш №2

Белгеч сүзләренчә, җәмгыятебезнең тагын бер проблемасы – аз хәрәкәт итү. Физик активлыкны арттырырга кирәк.

«Йөрергә кирәк. Шул ук вакытта адымнар тиз булырга тиеш, көн саен 10 мең адым йөрү бик яхшы нәтиҗә, әмма моның кадәр йөри алмыйсыз икән, 6 мең адым үтү дә яхшы. 2 мең генә адым үтсәгез, бу да начар түгел», – диде ул.

Марина Бубнова йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен велосипедта йөрү бик файдалы булуын сөйләде.

Кызгылт сары һәм кызыл төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк, чөнки аларда күп төрле туклыклы матдәләр бар.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Киңәш №3

Дөрес тукланырга кирәк. Табиб сүзләренчә, рационда яшелчәләр күп булырга тиеш: кәбестә, кузаклылар, яшел үләннәр һ.б.

«Кызгылт сары һәм кызыл төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк, чөнки аларда күп төрле туклыклы матдәләр бар», – диде Марина Бубнова.

Киңәш №4

Тоз куллануны чикләргә кирәк. Мәскәү табибы ризыкка тоз сипмәскә, аш өстәленә тоз савыты куймаска киңәш итә.

«Тоз кан басымын күтәрә. Әгәр дә кан басымы югары булса, тозлы ризыкларны куллануны чикләү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Казылык ише ризыкларны чикләргә, атнага 2-3 тапкыр аз күләмдә ит ашарга кирәк», – ди ул.

Киңәш №5

Организмдагы холестерин күләмен белергә кирәк. Бу – төп күрсәткеч, ди табиб. Аны 18 яшьтән башлап тикшереп торырга кирәк, бу – ирләр өчен аеруча мөһим, чөнки атеросклеротик авырулар нәкъ менә ирләрдә бик иртә башлана.

«Холестерин дәрәҗәсе эчтә булган холестерин синтезына гына түгел, ә без ашаган ризык күләменә дә бәйле. Холестеринга бай һәм майларга бай ризыклар бар», – ди белгеч.

Наталья Карамнова сүзләренчә, дөрес туклану гадәтләре буыннан-буынга күчә.

Фото: © Эвелина Киселева / «Татар-информ»

Йөрәк авыруларына каршы торучы ризыклар: мифмы, әллә чынбарлыкмы?

Дөрес туклану турында «Татар-информ»га Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактик медицина буенча милли медицина тикшеренү үзәгенең туклану эпидемиологиясе лабораториясе җитәкчесе Наталья Карамнова сөйләде.

Аның сүзләренчә, яфраклы яшелчәләрсез яшәргә ярамый.

Яфраклы яшелчәләрсез яшәргә ярамый, болар – руккола, шпинат, базилик, тархун, сельдерей, укроп.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Әйдәгез, бүгеннән башлап, сезнең өчен тәмле булган ризыкны сайлыйк – бу кәбестә салаты, яфраклы яшелчәләрдән гарнир, шпинат белән тутырылган кәтлит булырга мөмкин», – дип тәкъдим итте ул.

Наталья Карамнова сүзләренчә, дөрес туклану гадәтләре буыннан-буынга күчә ала: ата-анадан балаларга да, балалардан әби-бабаларына да.

Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалы һәм иң зарарлы продуктлар

Наталья Карамнова йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалы һәм иң зарарлы продуктлар исемлеген төзеде.

Файдалы ризыклар исемлегендә, беренче һәм икенче урыннар сырлар һәм яшелчә, җиләк-җимешкә бирелә.

Җиләк – уникаль продукт, анда калорийлар бик аз.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Өченче мөһим продукт – җиләкләр.

«Бу – уникаль продукт. Җиләкләрдә азык җепселләре күп. Алар аз калорияле. Җиләкне күп итеп ашарга мөмкин», – ди белгеч.

Исемлекнең дүртенче урынында – яфраклы яшелчәләр, яшеллек: руккола, шпинат, базилик, тархун, сельдерей, укроп. Наталья Карамнова хәзер модада булган мангольд һәм кейлны да өстәде.

Бишенче урынга белгеч ярмалар һәм кузаклы продуктларны куйды. Аның әйтүенчә, алар протеинга, кальцийга, азык тимеренә бай, лимон согы кушылса, алар тагын да яхшырак үзләштерелә, аларда – азык җепселләре, В төркеме витаминнары да күп, күпләрендә А төркеме витаминнары да бар.

«Балыкны мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәк, чөнки күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, балык йөрәк-кан тамырлары патологияләреннән үлемне һәм йөрәк ишемиясе авырулары үсеше куркынычын киметә», – ди кардиолог Марина Бубнова.

Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен иң зарарлы продуктлар рейтингында беренче урында колбаса, ит деликатеслары тора.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Зарарлы продуктлар

Беренче урында – колбаса, ит деликатеслары.

Икенче урында – май һәм шикәре күп булган кондитер продуктлары.

Өченче урында – шикәр күләме югары булган сөт продуктлары. Мәсәлән, эремчек массалары. Иң мөһиме, гади эремчек белән бутамаска, ул файдалы, ә эремчек массасы – зыянлы.

Дүртенче файдасыз продукт – газлы һәм шикәрле эчемлекләр.

Табиблар иртәнге ашны калдырмаска киңәш итә, ул уянганнан соң беренче сәгать эчендә булырга тиеш.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Телевизорны азрак карарга һәм иртәнге аш турында онытмаска: йөрәк авыруларына каршы лайфхаклар

«Кеше телевизор алдында озак утырса, кан басымы күтәрелү рискы арта», – ди кардиолог.

Наталья Карамнова иртәнге ашны калдырмаска киңәш итә.

«Иртәнге аш уянганнан соң беренче сәгать эчендә булырга тиеш. Иртәнге аш белән кичке аш арасындагы оптималь ара 10 сәгать дип санала. Иртәнге аш белән төшке аш арасында 5 сәгать булырга тиеш. Кичке ашны йокыга кадәр 4 сәгать алдан ашарга кирәк – бу вакыттан да иртәрәк түгел, чөнки ризыкка үзләштерелер өчен вакыт кирәк», – дип сөйли туклану буенча белгеч.

Марина Бубнова, иртәнге аш даими булырга тиеш, дип әйтә.

«Махсус тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр кеше иртәнге ашны калдырса, йөрәк авыруы барлыкка килү ихтималы 57 процентка арта. Бу – бик мөһим факт, кешеләр аны истә тотарга тиеш», – диде табиб. Төнгә каршы ашау бик зыянлы, бу симерүгә китерә.

Кызганыч, без ачык һавада бик аз булабыз, аеруча зур шәһәрдә яшәгәндә, кояш нурларын бик аз алабыз.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Организмга зыян китермәс өчен витаминнарны ничек эчәргә?

Витаминнар эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Милли медицина тикшеренү-терапия һәм профилактик медицина үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары авыруларын реабилитацияләү һәм икенчел профилактикалау бүлеге җитәкчесе, барлык витаминнарны ризыктан алу яхшырак, дип саный.

Әгәр кеше сәламәтлеген яхшыртырга тели икән, кан анализын тапшырырга кирәк, аннан организмда ниләр җитмәве күренәчәк, мәсәлән тимернең җитмәве. Шуннан соң табиб белән тиешле дозаны сайлап, витаминнар кабул итә башларга мөмкин. Шул ук вакытта табиб әйтүенчә, тимергә бай продуктлар да бар, аларны куллану да тимер запасын арттырырга мөмкинлек бирә.

«Д витамины исә искәрмә булып тора. Кызганыч, без ачык һавада бик аз булабыз, аеруча зур шәһәрдә яшәгәндә кояш нурларын бик аз алабыз. Д витаминын кайбер сертификатлы, яхшы сыналган препаратлар белән кабул итәргә мөмкин. Шул ук вакытта витаминнарны контрольсез кабул итәргә ярамый», – ди белгеч.

Хәтта кабул итәргә ярамаган витаминнар да бар, алар онкология авырулары барлыкка килү куркынычын арттыралар. Өстәвенә, ниндидер витаминнар атеросклерозга каршы тора ала, дигән сүз дә – миф. Аллергиясе булганнарга витаминнар белән аеруча сак булырга кирәк, чөнки кайберләре аллергия реакциясен көчәйтергә мөмкин.

Актив яшәү рәвеше алып барсаң, дөрес туклансаң һәм үз авырлыгыңны контрольдә тотсаң, инфаркт һәм инсультны булдырмый калырга мөмкин.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Нәселдә йөрәк авырулары белән авыручылар булса да, сәламәт тормыш рәвеше ярдәм итәчәк

Хәтта генетика ягыннан йөрәк-кан тамырлары авырулары рискы булганда да, тәмәке тартмасаң, актив яшәү рәвеше алып барсаң, дөрес туклансаң һәм үз авырлыгыңны контрольдә тотсаң, инфаркт һәм инсульттан качып калырга мөмкин.

Ләкин кан басымы инде югары булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул препаратлар язачак. Өстәвенә, хәлегез яхшырган очракта да, даруларны эчүне дәвам итәргә кирәк, дәвалауны туктатырга ярамый. Табиблар биргән гади киңәшләр хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100