Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендәге янгын вакытында кешеләр 7нче каттан сикергән, 9 кеше һәлак булды

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Фрязино фәнни-тикшеренү институтында янгын вакытында 9 кешенең гомере өзелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, шундый сан хәбәр ителде.

Институт бинасы эчендә 9 кеше калган булган. Аларның дүртесенең соңгы минутлары видеога эләккән: берсе тәрәзәдән сикерә, икенчесе пешеп беткәч тәрәзәдән авып төшә, калган 2 кеше шартлау вакытыннан соң тәрәзәдә күренми башлый.

Бина тулысы белән яна. Вертолетлар һәр 3-5 минут саен бинага су сибә.

Янгынны газ баллоныннан чыккан, дип фаразлыйлар. Икенче бер фараз буенча, маңгайга кия торган фонарь ясаучылар коралларын сүндермичә киткән. Инде 4,5 мең квадрат метр мәйдан янып беткән.

3 кеше хастаханәдә, алар төтен белән агуланган. 1 кешенең хәле авыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100