news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир-ат сөйгәненә бүләккә алган «Порше» машинасын чүплеккә ташлаган?

news_top
Ир-ат сөйгәненә бүләккә алган «Порше» машинасын чүплеккә ташлаган?
Фото: социаль челтәр

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә ир-ат хатынына зур бүләк ясарга булган. Әмма ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән «Порше» машинасын сатып алып ялгышкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.

Танышлары сүзләренчә, ир белән хатынның мөнәсәбәтләрендә киеренкелек башланган, ир-ат шул рәвешле барысын да җайларга булган. Ул 3 миллион сумга авариягә эләккән автомобиль сатып алган, аны ремонтлап, 8 мартка бүләк итәргә уйлаган. Әмма ир-ат ашыккан…

Ул машинаны тиз арада ремонтларга вәгъдә итеп, Гашыйклар көнендә тапшырган. Хатын, яньчелгән автомобильне күргәч, моны үзеннән көлү, мыскыллау дип аңлаган һәм бүләктән баш тарткан.

Сергей исемле ир-атның бу хәлгә кәефе төшкән, һәм ул автомобильне чүп-чар контейнерына ташлаган, дип язалар.

Комментарийларда «мин андый горур түгел, кайсы чүплектә әйтегезче», «чүплекнең адресын языгыз әле», «нинди шәп бүләк» кебек комментарийлар кабатланган.

Соңрак билгеле булганча, бу машинаны чүплеккә вакытлыча гына салып торганнар. Бу фон видео төшерү өчен кулланылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2025
    Исемсез
    Ташлыйлар ди Порше машинасын сина , котеп утыр😜
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар