Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә җиде үсмер кыз бер кызны мәктәп бәдрәфенә бикләп кыйнаган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәренең 2нче мәктәбендә бәдрәфтә 7 укучы кыз 1 яшьтәшен кыйнаган. Кыйналган кызның башы яраланган, ул хастаханәдә.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, бу хәл 9 декабрьдә булган – 14-15 яшьлек укучы кызлар 14 яшьлек кызны бәдрәфтә бикләп, аны мыскыл итә башлаган: сүз белән дә мыскыл иткәннәр, аннан кыйнаганнар. Бу мәсхәрәләүләрнең барысын да телефонга төшереп торганнар. Бу хәл Имининтернет лигасы директоры Екатерина Мизулинага кадәр барып җиткән. Тик укучы кызлар мондый «дан»га сөенгән һәм Мизулина каналына эләгүләре белән мактанганнар.

Зыян күргән кызның туганнары сүзләренчә, ул хәзер Рошаль исемендәге балалар хастаханәсендә ята. Мәктәптә бер генә педагог та кызның әти-әнисе белән элемтәгә чыкмаган, медицина ярдәме күрсәтмәгән. Шулай ук мәктәптә әйтүләренчә, кыйналган кыз, янәсе, бәдрәфтә тәмәке тарткан булган. Башка укучылар сүзләренчә, бу 7 кыз мәктәптә гел тәртип бозып йөри һәм башка укучыларны куркыта. Зыян күргән кыз үзе сөйләгәнчә, ул үзен кыйнаганнарын белми.

Мәктәптәге бу «банданың» әйдаманы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә тора.

«Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Укучы кызларга 7 елга ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Бу хәлләрдән соң Дәүләт Думасында мәктәпләрдә, потенциаль хулиганнарны ачыклау өчен, аноним тестлар уздырырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы депутаты Анна Скрозникова сөйләгәнчә, бу чара куркыныч янаган очракларны алдан ачыкларга һәм мондый хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Аеруча проблемалы сыйныфларга белгечләр киләчәк, алар балалар белән проблемаларны хәл итәргә тиеш була.

Депутат фикеренчә, чиреккә бер тапкыр чит оешмалар сораштыру уздырырга тиеш, бу – мәктәп укучыларының тәртибен һәм кәефен аңлау, күзәтү өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100