Мәскәү өлкәсендә пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) һөҗүме вакытында 16 кеше зыян күргән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Воробьев хәбәр иткән.
Зыян күрүчеләр Раменск, Солнечногорск, Люберцы һәм төбәкнең башка шәһәрләрендә теркәлгән. Күпчелеге кыйпылчыклардан яраланган һәм төрле дәрәҗәдәге башка тән җәрәхәтләре алган.
Җәрәхәтләнүчеләр арасында ике бала да бар. 10 яшьлек һәм 3 яшьлек ике кызны Ана һәм балачакны саклау үзәгенә хастаханәгә салганнар.
«Барлык зыян күрүчеләргә дә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә һәм табиблар аларны даими күзәтеп тора. Без аларның гаиләләре белән элемтәдә һәм әлеге һөҗүм кагылган һәркемгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип белдергән Андрей Воробьев. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.