news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән: ике кеше һәлак, дистәләгән кеше яраланган

news_top

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россиядә 337 Украина дронын бәреп төшергән. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» яза.

Барыннан да күбрәк – 126 дрон Курск өлкәсендә юкка чыгарылган. Мәскәү өлкәсендә – 92, Брянск өлкәсендә – 38, Белгород өлкәсендә 25 дрон бәреп төшерелгән. Шулай ук Рязань өлкәсендә – 22, Калуга өлкәсендә – 10, Липецк һәм Орел өлкәләрендә 8әр дрон юк ителгән. Моннан тыш, Воронеж өлкәсендә 6 һәм Түбән Новгород өлкәсендә 3 дрон бәреп төшергәннәр.

Дроннарның массакүләм һөҗүмендә Липецк өлкәсендә 1 кеше яраланган, 4 машинага зыян килгән, дип хәбәр итә өлкә губернаторы.

Мәскәүдә йөзләгән беспилотник бәреп төшерелгән, дип хәбәр иткән Мәскәү мэры Сергей Собянин. Ул ПВОларга эшләре өчен рәхмәт тә әйтте.

Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәрендә БПЛА һөҗүменнән соң 6 кеше, шул исәптән бала да зыян күргән. Аларның тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Андрей Воробьев. Соңрак хастаханәдә бер ир-атның һәлак булуы билгеле булды.

Шулай ук ул Домодедовода 1 ир-атның һәлак булуын, тагын 2 ир-атның зыян күрүе дә расланган.

Беспилотниклар һөҗүменнән соң Домодедовода парковкада 20 автомобильгә ут капкан.

Соңрак билгеле булганча, беспилотникларның массакүләм һөҗүменнән соң, Видное, Раменское һәм Домодедовода зыян күрүчеләр саны 18 кеше булган. Яраланучылар арасында 3 бала да бар. Барысы 2 кеше һәлак.

Соңрак билгеле булганча, 3 кеше һәлак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар