Мәскәү мәктәбендә якынлык кылырга җыенган 2нче сыйныф балаларын психиатрга җибәргәннәр
Мәскәүдә иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кергән гимназиядә гадәттән тыш хәл булган: анда 2нче сыйныф укучылары «зурлар кебек» якынлык кылырга җыенган.
«Маш» телеграм-каналы язуынча, Маша һәм Коля (балаларның исемнәре үзгәртелгән) дәрес вакытында хат язышкан. Аларда малай мәхәббәтен белдерә һәм, кыз сүзләренчә, «зурлар кебек эшләргә» тәкъдим итә. Бала сүзләре буенча, ул ризалаша, чөнки фантазиягә бирелә һәм сынап карарга тели.
13 ноябрь көнне ул көндез Коляның кулыннан тотып, бәдрәфкә алып бара. Балаларны шунда күреп алалар.
Соңрак Маша мәктәп психологына Коляның аңа берничә тапкыр шундый ук хат язганын сөйли. Башта ул баш тарткан, ләкин бу юлы каршы тора алмый. Башка мәгълүмат сөйләмәгән. Аларны мәҗбүри төстә психиатрга күренергә җибәргәннәр.
Хәзер балалар һәм ата-аналар белән психиатр шөгыльләнә. Шулай ук, гимназиядә мондый инцидентларны профилактикалау буенча киңәшмә узган.