Россия Президенты Владимир Путин беркайчан да рәсми рәвештә отпускка китми, шулай да кайчакта Президентның берничә ял көне була, дип сөйләгән аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга. Бу турыда РИА Новости яза.
«Бу беркайчан да булмый диярлек, шуңа күрә ул бер дә рәсми рәвештә отпускка китми. Дәүләт башлыгы функцияләре отпуск мөмкинлеген күздә тотмый», – дип әйтә Песков, журналистларның: «Президент августта ялга җыенамы?» – дигән соравына җавап биреп.
«Президентның берничә буш көне булачакмы?» – дигәнгә ул болай дип җавап бирде: «Кайвакыт 1-2 ял көне була. Ләкин тулы ял көннәре була алмый – бу физик яктан мөмкин түгел», – дип өстәде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.