
Элвин Грей Мәскәү – Казан трассасында күңелсез хәлгә тарыган. Зур тизлек белән барганда тәгәрмәче шартлап, җырчы аздан гына һәлакәткә очрамый калган. Элвин Грей үзе белән мондый хәлнең беренче тапкыр булуы турында яза.
Безнең гастроль тормышыбызда юллардагы иминлек – иң мөһиме. Бүген мин моны яхшы аңладым.
Иртәнге сәгать өч. М12 трассасы, Мәскәү – Казан юлы. Кинәт көчле шартлау, һәм минем машинамны уңга алып китә. Тәгәрмәчемә карарлык түгел. Әмма автоматика рульне һәм хәрәкәтне бик тиз җайга салды. Иң мөһиме – Матурым исән-сау.
Миңа ярдәмгә юл хезмәткәре килде. Битарафлык күрсәтеп, узып китмәде. Туктап, шундый авыр машинаны (3 тонна) ничек итеп домкрат белән күтәртергә кирәклеген дә күрсәтте.
Аллаһка шөкер, барысы да артта.
Бу хәбәрне, күпертмәсеннәр һәм уйдырмалар уйлап чыгармасыннар өчен, үз исемемнән яздым.
Барыгызга да сәламәтлек телим! Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз, – ди җырчы.
Видеоны караган дуслары Элвин Грейның әле һаман да кышкы тәгәрмәчләрдә йөрүенә игътибар иткәннәр. Алар җәйге юлда кышкы резина белән йөрүнең бик хәтәр булуын, аның бик тиз җылынуы, шул сәбәпле шартлавы хакында язалар.
«Нигә һаман кышкы тәгәрмәчләрдә йөрисең?» – дип сораучыларга җырчы: «Кыш йөреп җитешмәгән идем», «Туңдым, шуңа алыштырмадым», – кебек шаян җаваплар язып калдырган.