Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү циркында үлгән кызның әнисе: «Минем бер генә соравым бар»

Зур Мәскәү циркының һәлак булган артисты, 22 яшьлек Влада Морозованың әнисе Наталья Кузьминичева, кызын эшкә артык бирелгәнлек һәлак итте, дип саный.

news_top_970_100
Мәскәү циркында үлгән кызның әнисе: «Минем бер генә соравым бар»
Фото: социаль челтәрдән

9 март көнне Зур Мәскәү Циркында фаҗига була. Кичке сәгать 5тә башланган спектакльдә иллюзионистның «тылсымлы тартма»сыннан могҗизалы рәвештә чыккан кызлар сәхнә артына китә һәм аларның берсе, Влада Морозова, аңын югалтып егыла. Циркның генераль директоры Эдгард Запашный сүзләренчә, цирк коллективы шунда ук кирәкле чараларны күрә.

«Шунда ук моңа кадәр гомере буе циркта артист булып эшләгән униформист аны күтәреп алып, «Табиб!» дип кычкырды». Ул, Владаны күтәреп, медицина кабинетына йөгерде. Дежур табиб кирәкле чаралар күрә башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттылар, ул 5-7 минуттан соң килде, ә аннары икенче һәм өченче бригадалар килеп җитте. Өч бригада 3 сәгать Владаны коткарырга тырышты, йөрәгенә турыдан-туры массаж ясады, төрле аппаратларга тоташтырды һәм аның тормышы өчен көрәште», – дип сөйләде РФ халык артисты социаль челтәрләрдә.

Влада Морозованың соңгы чыгышы. Влада – сулдан беренче.

Фото: © социаль челтәрдән

Аның әйтүенчә, шушы вакыт дәвамында труппа әгъзалары таралышмый һәм, яңалыклар көтеп, медицина кабинеты янында торалар. 20:35 сәгатьтә табиблар кызны цирк янында дежур торган реанимобильдә Пирогов исемендәге 1нче шәһәр клиник хастаханәсенә алып китә.

«Бу карарны табиблар кабул итте, без кабинет янында басып, көтеп кенә тордык. Аны 1нче хастаханәгә алып киттеләр, шуннан соң барлык артистлар өйләренә кайтып китте. Һәм 22:00 сәгатьтә безгә хастаханәдән шалтыраттылар һәм Владаның үлүен әйттеләр», — дип сөйли Запашный.

Вернадский проспектындагы циркның генераль директоры әйтүенчә, чыгыш алдыннан барлык артистлар медицина комиссиясен узган һәм барысына да чыгыш ясарга рөхсәт ителгән. Трюк алдыннан Запашный катнашучылар белән шәхсән үзе сөйләшкән һәм аларның барысы да яхшы булуын күргән.

«Икенче спектакль 17:00 сәгатьтә иллюзияле трюк белән башланды, анда берничә кеше катнаша, аппаратның эчендә 3 кыз иде: Влада, тагын бер кыз һәм минем энем Аскольд Запашныйның кызы Эльза. Мин кызлардан хәлләрен белештем. Эльза Владаның кәефе әйбәт булуын, манежга чыкканчы кызык хәлләр турында сөйләвен әйтте», – ди ул.

Запашный труппаның хәзерге вакытта шок хәлендә булуын әйтә.

«Артистлар һәм Зур Мәскәү циркының барлык хезмәт күрсәтүче персоналы шок хәлендә. Болай булырга тиеш түгел. Ата-аналар үз балаларын җирләргә тиеш түгел», – ди атказанган тренер.

«Әнием, мин бик арыдым»

Морозова үлгәннән соң, төрле матбугат чараларында, үлем сәбәбе анорексия һәм 40 килограммлы кыз кабул иткән авырлык белән көрәшү өчен махсус препаратлар булырга мөмкин, дигән мәгълүмат барлыкка килде. Һәлак булган кызның әнисе Наталья Кузьминичева бу имеш-мимешләрне кире какты.

«Владуша 3 яшеннән спорт белән шөгыльләнде, аның беркайчан да сәламәтлеге белән проблемалары булмады. Әйе, ул ябык иде. Ләкин без гаиләбез белән шундый, мин дә кечкенә һәм ябык. Интернетта аңарда анорексия булуы, аның пакет-пакет таблеткалар ашавы турында яздылар. Мин интернетта язылганнарны укыйм, һәм хәзер телефонны кулыма алырга да куркам, моңа бүтән карый алмыйм. Ул андый түгел иде», – ди Наталья.

Әнисе сүзләренчә, Влада чыннан да авырлыкны контрольдә тоту өчен препаратлар кабул иткән, чөнки балачакта аны секциядә тулы гәүдәле дип атый торган булганнар. Диуретик эзләрен тапкан табиблар да моны раслады. Ләкин Наталья кызының препаратларның дозасын контрольдә тота алуын әйтә.

«Ул яхшы туклана иде, шат күңелле иде һәм үзен моның белән һәлак итүгә юл куймас иде. Мин моны әнисе буларак әйтмим, мин аңа әни генә түгел, дус та идем. Ул миңа барысын да сөйли иде. Ул эш буенча күп хыяллар кора иде, күп проектларда катнашырга, Луганскига гастрольләргә барырга теләде. Гыйнварда ул медицина комиссиясен үтте, һәм анда сәламәтлек белән бәйле проблемалары табылса, аны кертмәсләр иде. Әле чыгыш ясарга 5 минут кала да бик шат иде, егете Витя белән шаярды. Аның үлеме кинәт булды», — дип сөйләде Наталья.

Әнисе фикеренчә, Влада Морозованы эшкә бирелгәнлеге һәлак иткән. Ул төрле проектларга бик күп көч куя һәм аларга бик җаваплы әзерләнә иде, ди ул.

«Ул «трудоголик» иде, һәм бу аны һәлак итте. Әлеге чыгышы алдыннан берничә көн элек мин аның белән сөйләштем, һәм ул: «Әни, мин бик нык арыдым», – диде. Ул эшкә бик күп көч куя иде. Һәм аның йөрәге түзә алмады», – дип саный Наталья.

Шул ук вакытта аның циркка килгән ашыгыч ярдәм бригадасына сораулары бар.

«Минем бер генә соравым бар: нигә аны циркта 3 сәгать тотканнар? Табиблар, барлык реанимация чаралары да дөрес эшләнгән, диләр, ләкин мин аны иртәрәк алып китсәләр, саклап кала алырлар иде, дип уйлыйм. Мондый хәлдән кешене чыгарырып була. Ләкин мин моны соңрак ачыклаячакмын, хәзер моңа көчем юк. Хәзер мин кызымның исемен пычрак имеш-мимешләр һәм фаразлар белән тапларга теләмим», – ди баласын югалткан ана.

«Аргументы и Факты»дан тәрҗемә. Авторы: Степан Жирнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100