Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маска һәм перчаткасыз сатып алучы аркасында, Казанда сәүдә үзәгендә сугышканнар

Татарстанда сәүдә үзәкләре ачыла башлады.

news_top_970_100
Маска һәм перчаткасыз сатып алучы аркасында, Казанда сәүдә үзәгендә сугышканнар
https://vk.com/vkazani

Казанның Ямашев урамында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә сакчы һәм сатып алучы сугышкан. Кибет ачылуның беренче көнендә үк гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Сәүдә үзәгенә маска һәм перчатка кими кергән сатып алучы аркасында, җәнҗал чыккан.

Әлеге вакыйганың кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

«ВКазани поймут» төркемендәге кадрлардан күренгәнчә, сәүдә үзәге сакчысы сатып алучыны туктата, аның кулларын бора.

Имгәнгән кеше үзе сөйләгәнчә, иминлек хезмәте вәкиле белән җәнҗал маска һәм перчатка кими кергән өчен килеп чыккан. Егет травмпунктка барып, яраларын теркәткән, диелә бу хәбәрдә.

Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады. Аларда 800 квадрат метрдан артык булмаган, аерым керү урыны булган аерым кибетләр ачылды. «Горки Парк» сәүдә үзәгендә Baden, FUN DAY, KARI, «Детский мир», «М.Видео» һәм «Лента» кибетләрендә аерым керү юллары бар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Мега» сәүдә үзәге дә эшли башлады. Хәзер анда «Детский мир», LC Waikiki, Mango, Gloria Jeans һәм OBI ачылган. Һәр кибетнең урамнан аерым керү юлы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100