Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маска кими йөргән егет: «Эпидемия беткәнен көтеп ятканчы, авырып терелмәкче идем»

Беренче курс студенты авырый башлагач, температурасын төшерә алмый, ис сизү сәләтен югалта.

news_top_970_100
Маска кими йөргән егет: «Эпидемия беткәнен көтеп ятканчы, авырып терелмәкче идем»
Михаил Захаров

Мәскәүдәге югары уку йортларының берсендә укучы Анар исемле егет коронавируслы чирне җиңел генә уздырмакчы булган. Тик ул шактый каты авырган. Анар «Московский комсомолец» хәбәрчесенең сорауларына җавап биргән.

 Анар, сез моңа кадәр грипп белән авырганыгыз булгандыр. Коронавирус грипптан нәрсә белән аерыла?

Гомеремдә беренче тапкыр шулай авырдым. Дару эчсәң дә температура төшми, күтәрелә генә. Берни булышмый! Бер ис тә сизмисең, кисеп ташлаган кебек. Муеным бик авыртты, тамагым түгел, ә муеным. 

Авыруны кайда иярттең икән?

Метродадыр, мөгаен. Маска кимәдем, эпидемия беткәнен көтеп куркып ятканчы, авырып терелсәң хәерлерәк, дип уйлаган идем. 

Кайчан авырый башладың?

16 мартта тәнем сызлый башлады. Температура 37,5 кә күтәрелде. Башта үзем дәваланып маташтым — лимон белән чәй эчтем, күп итеп су эчтем, тик хәлем начарлана барды. 19 мартта температура 38,5 булды. Ашыгыч ярдәм чакырдым.

Тиз килделәрме?

Әйе. Анализ алдылар да киттеләр. 22 мартта коронавирус икәнен шалтыратып әйттеләр, алырга киләбез диделәр. Ашыгыч ярдәм килде, барысы да кинодагы кебек, махсус костюм кигәннәр. Бөтен тулай торак карап калды. Аннары тулай торактагы ике катны карантинга яптылар, шөкер, башка беркем дә авырмады. 

Коммунаркага алып киттеләрме?

Юк, Царицынодагы хастаханәгә алып бардылар. Эпидемиягә кадәр анда ДЦП белән авыручылар шөгыльләнгән. Биредә җиңелчә формада авыручылар гына ятты. Мине 14 көн тоттылар, 4 тест ясадылар, инфекция беткәч кенә кайтарып җибәрделәр.

Ничек дәваладылар?

Ашыгыч ярдәмдә үк хәлем китте. Укол кададылар, парацетомол бирделәр. Тик торганда дару эчермиләр анда. Гел тикшереп, температураны үлчәп тордылар. Хәле начарланган, температурасы күтәрелгән кешеләрне Коммунаркага озаттылар.

Хастаханәдә кеше күп идеме?

Хастаханә зур — өч катлы. Бөтенесендә коронавируслылар ята. Ике йөзләп кеше булгандыр. Коронавирус катлаулану белән куркыныч диләр бит.

Хәзер хәлең ничек?

Яхшы. Катлауланмыйча гына узды ахрысы.

Онлайн укый башладыңмәле?

Бераз ял итәм дә укый башлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100