Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинасыз башкорт шагыйрәсе туган ягына 340 километр юлны атка атланып кайтып йөри

news_top_970_100
Машинасыз башкорт шагыйрәсе туган ягына 340 километр юлны атка атланып кайтып йөри

Башкорт шагыйрәсе Тәнзилә Дәүләтбирдина Уфадан туган ягы Бөрьян районына кадәр булган 340 километрдан артык юлны атта кайтып-китеп йөри икән. Аны юлда Башкортстан блогерларының берсе – Миләүшә Шәйхелисламова очраткан. Атка атланып, асфальт юл кырыеннан баручы җайдак хатын-кызга исе киткән «Башкирская домохозяйка»ның.

«Бөрьян чигендә туктадык.  Бер апай атта китеп бара», – дип, камерасына төшерә башлый блогер тизрәк бу күренешне.

«Тәнзилә апаең була, Дәүләтбирдина. Шагыйрә», – дип таныштыра үзен хатын-кыз җайдак. 

Аларның сөйләшүләреннән аңлашылганча, танылган шагыйрә инде икенче көн юлда. Башкортстан башкаласы Уфадан Бөрьян районына кайтып барышы.

Тәнзилә Дәүләтбирдина, ат өстендә бер көн барганнан соң, Индиярдә туктап ял итеп чыккан. Аннары кабат юлга кузгалган.

«Бәләкәй чактан ук атта йөрим, машинам юк», – дип бүлешә башкорт шагыйрәсе.

«Менә шундый «суровый» башкорт хатын-кызлары бездә. Уфадан Бөрьянгә атта кайталар. Белмәсәгез, белеп куегыз», – дип, башкорт хатын-кызларын мактый блогер.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 июнь 2023
    Исемсез
    Мескен ат, тояклары ничек чыдарга кирэк, асфальтюлда аягы бетэ инде.
  • 8 июнь 2023
    Исемсез
    Борьяндэ хатын-кыз печэн дэ чаба белэ, ирлэреннэн калышмый. Белмэдегез мени?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100