Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинасын кар көртеннән чыгарырга маташкан ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
Машинасын кар көртеннән чыгарырга маташкан ир-ат һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче ир-ат кар күмеп киткән машинасын казып чыгарган чакта һәлак булган. Бу турыда Лайф.ру хәбәр итте.

Фаҗига парковкадан чыга торган урында була. Машина кар көртенә чума һәм урыннан кузгала алмый. 63 яшьлек ир-ат, бик ашыккан булса кирәк, тиз генә машинасын чыгарырга маташа һәм бик дулкынлана, диелә хәбәрдә.

«Көрәк ала, казый башлый, бик борчыла – йөрәге чыдамый. Машинасының бамперы каршында вафат була. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә, ул үзенең «Шевроле» машинасы каршында ята, янында көрәге дә була», – дигән шаһитлар.

Башта бу ир-атны узып баручылар коткармакчы була. Берсе «ашыгыч ярдәм» чакырганда, икенчесе йөрәккә туры булмаган массаж ясый. Ләкин аны коткара алмыйлар – урынга килгән табиблар ир-атның үлемен раслый. Мәете урамда 2 сәг чамасы яткан, диелә хәбәрдә.

Былтыр ел азагында Воронеж шәһәрендә шундыйрак очрак була. Ир-ат кар күмеп киткән машинасын казып чыгарырыга маташа, хәле китә. Аннары ул машинасы янына егыла да үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2024
    Исемсез
    БИК кызганыч хэл... Ничек сон ул шулай кар корэгэндэ Хэзер ирлэр улеп китэ? Элек бит ирлэр уз йортлары янынданы карны 2 -3 сагать корилэр иде. Ирлэр ,сез узегезнен сэламэтлекне кайгыртыгыз спорт бн шогыльлэнегез, бассейнга йорегез, чыныгыгыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100