Машинаны эвакуатор алып киткәнче, хуҗаны кисәтү турында закон чыгарырга җыеналар
Автомобильне махсус тукталышка эвакуацияләү алдыннан «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша машина хуҗасын кисәтү турында закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта парламентның электрон базасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Закон проекты авторлары – Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендәге депутатлар төркеме. Алар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 27.13 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Документ нигезендә, вазифаи зат автомобильне эвакуацияләү башланганчы 15 минут алдан транспорт чарасы хуҗасына яки аны идарә итәргә хокуклы йөртүчегә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша машинаны тоткарлау мөмкинлеге турында хәбәр җибәрергә тиеш булачак.
Закон проекты авторлары искәрткәнчә, хәзерге канун буенча, әгәр автомобиль хуҗасы эвакуатор кузгалып киткәнче килеп җитсә, эвакуацияне туктатып була. Әмма гамәлдә күпчелек йөртүчеләр машиналарының махсус тукталышка алып кителүен соңыннан гына белә.
Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, «Дәүләт хезмәтләре» аша җибәрелгән хәбәрләр автомобиль хуҗаларына вакытында килеп, машиналарын үзләре күчереп куярга һәм штраф тукталыгына эвакуацияләүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.