Апрельдә кар яву артык гаҗәпләндерми иде. Зөлфәт Хәким дә апрель азагында яуган карлар турында җырлап йөри бит. Ә менә Арча районына кыш май аенда да адашып килеп чыккан. Биредә бүген буранлап кар яуган. Видеоны «Иптәшләр» телеграм каналына урнаштырганнар.
«Менә, Аллага шөкер, чанага ат җигеп була. Интернет көне буе кар күрсәтә. Буран. Машинаны да күмеп китте», - дип шәрехләгән видеоны төшерүче.