Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинаны чит кешеләр йорты ишегалдында калдырырга ярыймы?

Казанда түләүле парковкалар саны арту cәбәпле, автомобиль хуҗалары үз машиналарын якындагы ишегалларында калдыра башлады.

news_top_970_100
Машинаны чит кешеләр йорты ишегалдында калдырырга ярыймы?
Фото: kazved.ru, Фәрит Моратов

Еш кына мондый хәлләр йортта яшәүчеләр белән бәхәсләр китереп чыгара. Һәркемнең үз машинасын түләүле тукталышларда калдырырга мөмкинлеге булмау хәлне тагын да катлауландыра. Эш көннәрендә еш кына офис үзәкләреннән ерак булмаган йорт ишегалларының иртәннән үк машиналар белән тула башлавын, ә кичкә аларның бушап калуын күрергә мөмкин.

Чит кешеләр яши торган йорт ишегалларында машинаны калдырырга ярыймы? Бу сорау белән «Казанские ведомости» редакциясе эксперт – адвокат Арсений Бредихинга мөрәҗәгать итте.

– Торак милекчеләре арасындагы хокукый мөнәсәбәтләр РФ «Торак кодексы» белән көйләнә, бу – йорт яны территориясенә дә кагыла. РФ ТК 36нчы маддәсе нигезендә йорт урнашкан җир участогы торакчылар милке булып санала. Шуның нигезендә, йорт яны территориясен ничек куллану карарын милекчеләр генә хәл итә ала. Алар йорт ишегалдын чит кешеләр кулланмасын өчен шлагбаум урнаштыра яки койма белән әйләндереп ала ала. Моның өчен милекчеләр гомуми җыелыш үткәрергә һәм аны куллану тәртибен расларга тиеш була.

Әгәр дә торак милекчеләре җыелыш уздырмаган, ишегалдына керү карарын кабул итмәгән, йорт яны территориясен койма белән әйләндереп алмаган яки шлагбаум куймаган икән, парковканы куллану хокукын беркемгә дә чикли алмыйлар.

РФ ГК 262нче маддәсенең 2нче пункты нигезендә, әгәр җир участогы койма белән әйләндереп алынмаган яисә башка ысул белән керергә ярамаганлыгы билгеләнмәгән икән, анда зыян китермәү һәм хуҗасын борчымау шарты белән һәркем керә ала. Шуңа күрә, әйтеп үтелгән шартлар үтәлгән очракта, беркем дә сезгә машинагызны чит йорт ишегалдында калдыруны тыярга хокуклы түгел.

Әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм ишегалларында парковкага кагылышлы берничә тыю булуын онытырга ярамый, аларны бозган өчен административ җаваплылык каралган. Мәсәлән, автомобильне двигателе эшләгән хәлдә калдыру, парковкага 3,5 тоннадан артык авырлыктагы йөк автомобильләрен кую, башка автомобильләргә юлны ябу, шул исәптән махсус транспортка юлны ябу, машинаны газоннарда, чәчәк түтәлләрендә, балалар мәйданчыкларында һәм тротуарларда калдыру, инвалидлар өчен билгеләнгән парковка урыннарын алу тыела.

Тагын шуны да әйтергә телим: башка кешеләргә һәм аларның мөлкәтенә карата хөрмәт турында онытмаска кирәк. «Бер кешенең хокуклары башка кешеләрнең хокуклары башланган урында тәмамлана» принцибы бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

«Казанские ведомости» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Владислав Косолапкин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100