Хуҗа кеше үз автомобилен йөртеп торыр өчен теләсә кемгә – гаилә әгъзасына, дустына яки танышына биреп тора ала. Моның нинди очраклар мөмкин булуы һәм нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген «Челнинские известия» газетасы яза.
Рульгә кем утыра ала?
Тиешле категориядә машина йөртү таныклыгы булган һәм машина йөртү өчен чикләүләре булмаган һәр кеше автомобиль йөртә ала.
Машинаны кешегә бирер алдыннан нишләргә кирәк?
Әгәр ОСАГО полисында йөртүчеләр исемлеге чикле икән, машинаны идарә итүгә рөхсәт ителгән кешене өстәргә яки «Чикләүләрсез» дигән тарифка күчәргә кирәк.
Ышанычнамә кайчы очракта кирәк?
Автомобиль белән юридик гамәлләр кылган очракта гына ышанычнамә кирәк:
- Техосмотр узу;
- Транспортны сату;
- ЮХИДИда исәпкә кую.
Ә автомобильне йөртү өчен генә ышанычнамә кирәкми. Иң мөһиме: йөртүче ОСАГО полисына кертелгән булырга яки сезнең чикләүләрсез тариф булырга тиеш.